Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан раштуа бәйрәменәме әйләнә?


Соңгы елларда Төркиядә рамазан ае бәйрәм алыш-бирешләре, Америкадагы яңа ел алдыннан раштуа шаукымын искә төшерә башлады.

Рамазан базары
Төркиядә җирле шәһәр хакимиятләре, һәр елны рамазан аенда халык өчен фестивальләр һәм чаралар оештыруда бер-берсе белән ярыша. Алар халыкны рамазан мәйданнарына җәлеп итәр бер-берсеннән кызыклы чаралар уздыра.

Быел да Төркиядәге әлеге күренеш һәр елдагыча күзне алырлык бизәлешләр һәм чаралар белән баетылды. Шәһәр һәм ял итү урыннарындагы отелләрнең барсы да диярлек кунакларына махсус ифтар програмнары тәкъдим итте. Зур кибетләр дә, рамазан бәйрәме якынаер алдыннан үз мөштәреләрен яңа чаралар һәм ташламалар белән җәлеп итергә тырышты.


Әлеге күренешне күзәтеп торган Билкент университетының идари эшләр бүлегендә ярдәмче профессор Өзләм Сандыкчы, шул ук бүлектә аспирантура укучысы булган Шаһбәр Өмәракы белән бергә бу хакта өйрәнүләр алып бара. 3 ел элек башланган бу проектта алар Рамазанның ничек итеп күбрәк сатып алу шаукымына әйләнүен өйрәнә.

Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре узган ел Америкада дөнья күргән АКШ академия журналында Глобализация һәм юлалар темасына багышланган макаләдә, "Рамазан ае раштуа бәйрәменә әйләнәме?" дигән исем асында чыгарды.

Ярдәмче профессор Өзләм Сандыкчы, бу тикшерү, глобализациянен милләтнең дини һәм милли юлаларына тәэсирең өйрәнү максатында әзерләнгән беренче тикшеренү булуын алга сөрә. Рамазанда бәйрәм алыш-бирешләрнең борын-борыннан гадәткә әйләнүе мәгълүм булса да, хәзерге заман шартларында глобаль базарның дини бәйрәмнәрне ничек яхшы итеп куллана белүе, әлеге тикшерү нәтиҗәләрендә чагылыш таба.

Сандыкчы Рамазан чараларының 1992 елдан башлап сәүдә базарында үз тәэсирен күрсәтә башлавын искә төшерә. Ул елларда җирле шәһәр хакимиятләре махсус фестивальләр әзерли башлый һәм чараларга ярдәмендә бәйрәм алыш-бирешләре дә артып китә.

Султан Аһмәт мәйданы


Рамазан чаралары беренче итеп Истанбул шәһәренең Султан Аһмәт мәйданында башлана. Султан Аһмәт мәйданында халык, Рамазан аенда урам буйлап төрле бәйрәм ихтыяҗлары өчен кирәкле әйберләрне саткан кибетләр белән янәшә китап күргәзмәләрен дә сәхәргә кадәр йөри ала. Ифтардан соң тула башлаган мәйдан, шулай ук төрле мәдәни чаралар белән үзенә җәлеп итә, чараларда бигрәк тә госманлы мәдәнияте, ностолгия төсенә әйләнә.


Рамазан бәйрәме каршы алганда, мөштәреләрең җәлеп итәр өчен кибет хуҗалары киштә-витреннәрең рамазанга айрым яңа дезайн белән бизәп, яңа ташламар тәкъдим итә. Шәһәр хакимиятенең бу агымга үз өлешләрен кертергә кызып тырышу исә, изгелектән күпрәк капитализм һәм шәхси мәнфәгатьләр белән бәйле. Чөнки бу чаралар алар өчен файдалы. Беренчедән сатучылардан мәйданда кибетләр өчен аерылган махсус сату урыннарын кулланган өчен алардан акча алына. Ә чаралардан халык канәгать калса бу киләсе сайлаулар өчен тавышларны тагын үзенә җәлеп итү дигән сүз.

Төркиядә җанланган әлеге шаукымны, Америкадагы яңа ел алды раштуа алыш-бирешләре белән әлегә турыдан туры чагыштырып булмаса да, өйрәнүдә катнашкан белгечләр глобаль базар икътисады милли динни йолаларны кулланып хәзер ислам илләрендә дә үз юлын таба башлады дип исәпли.
XS
SM
MD
LG