Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 15 хәрби, 23 гыйсъянчы үтерелде


Төрек хәрбиләре әйтүенчә, илнең көньяк-көнчыгышында көрд гыйсъянчылар хәрби ныгытмага һөҗүм итеп 15 солдатны үтергән.

Төрек көчләре җавап уты ачып 23 гыйсъянчыны үтерде диелә.

Гыйрак һәм Иран чикләренә якын Седминле төбәгендә җомга көнне булган бу һөҗүм быел төрек хәрбиләренә каршы иң канлы һөҗүмнәрнең берсе булды.

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы һәм Гыйракның төньягындагы Көрд эшчеләр партиясе ПКК 1984 елдан бирле бәйсезлек өчен кораллы көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG