Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сомали янында пиратларга каршы бергә эшләргә әзер


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия Сомали янында пиратлар һөҗүмнәрен туктату өчен АКШ һәм Европа Берлеге белән бергә эшләргә әзер диде.

Пиратлар яулап алган 30 танк төягән Украин корабы әле дә алар кулында кала бирә.

АКШ хәрби кораблары чолгап алган бу корабны кайтару өчен пиратлар 20 миллион доллар таләп итә.

Русия дә бу төбәккә бер хәрби корабын җибәрде, әмма ул әле барып җитмәгән дип хәбәр ителә.

Июнь аенда БМО Иминлек шурасы пиратлар һөҗүмнәрен туктату өчен Сомали суларына чит ил кораблары керүне рөхсәт итте.
XS
SM
MD
LG