Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта 2 АКШ боралагы бәрелеште


АКШ хәрбиләре әйтүенчә, шимбә көнне АКШның 2 Блэкһаук боралагы Багдадның төньягындагы Әдәмия ныгымасына төшеп утырганда үзара бәрелешкән.

Бу каза нәтиҗәсендә Гыйракның бер хәрбие һәлак булган. Шулай ук 2 АКШ һәм 2 Гыйрак хәрбие яраланган.

Хәрбиләр әйтүенчә, казага дошман көчләрнең ут ачуы сәбәп булганга охшамый. Хәзер тикшерү эше бара.

АКШ хәрбиләре каза булган урын янында кораллы кешеләр белән АКШ ярдамендәге Гыйрак көчләре арасында атышлар булган дигән хәбәр турында мәгълуматлары булмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG