Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Көньяк Осетиядә иминлекне арттырырга кушты


Русия президенты Дмитрий Медведев Көньяк Осетиядә иминлекне арттырырга кушты.

Анда җомга көнне шартлаудан 8 Русия хәрбие һәлак булган иде.

Мәскәү кирмәне Медведев Русия хәрбиләренә һәм Көньяк Осетиядәге цивиль кешеләргә каршы җинаять гамәлләрен булдырмау өчен барлык кирәкле чараларны күрергә кушты дип белдерә.

Җомга көнне Цхинвалда Русия көчләре берләштерелгән идарәсе каршында буфер зонадагы гөрҗиләрдән тартып алынган машина шартлап 8 Русия хәрбие, 3 цивиль һәлак булды һәм тагын 8 Русия хәрбие яраланды.
XS
SM
MD
LG