Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пейлин Обаманы террорчылар белән бәйләнештә гаепли


АКШ вице-президенты урынына республиканнар намзәте Сара Пейлин президентлыкка демократлар намзәте Барак Обаманы террорчылар белән бәйләнештә булуда гаепләде.

Шимбә көнне сайлау алды чыгышында президентлыкка республиканнар намзәте Джон Маккейнның беректәше Пейлин Обаманың 1960 елларда Вьетнам сугышына каршы террор кампаниясе алып барган сугышчан төркемнең элекке әгъзасы Вильям Айерс белән бәйләнешләре турында бер газетта чыккан мәкаләне искә алды.

"Аның беренче тарафдарларыннан берсе, New York Times язуынча, бер җирле террорчы, газетадан өзек, "Пентагонга һәм АКШ Когрессына каршы шартлатулар кампаниясе алып барган төркем әгъзасы," - диде Пейлин.

Обама ягы Пейлин сүзләрен арзанлы һөҗүм дип кире какты.

Обама элегрәк Айерсның радикал карашларын һәм гамәлләрен хөкем итеп ул сугышчан төркем һөҗүмнәре вакытында үзенең әле бала гына булганлыгын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG