АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Вашингтон Русиянең Үзәк Азиядәге беректәшләрен үзләштерергә җыенмый дип белдерде.
Бүген Казакъстанга килгән Райс АКШның Казакъстан белән тыгызрак бәйләнешләр булдыру тырышлыгы Русиянең Үзәк Азиядәге тәэсирен киметүгә юнәлтелмәгән диде.
"Бу төбәктәге илләр арасында Казакъстанның мәхәббәтен яулау өчен ниндидер ярыш түгел. Казакъстанның барлык күршеләре белән дә мөнәсәбәтләре искиткеч. Ул шулай булырга тиеш. Казакъстанның Кушма Штатлар белән дә мөнәсәбәтләре искиткеч яхшы. Һәм без сезнең Европа белән дә мөнәсәбәтләрне ныгытуыгыз турында сөйләштек, алар да бик мөһим. Һәм болар Казакъстанга файдага булачак дип көтергә кирәк," - диде Райс.
Райс сәфәрендә энергия мәсьәләләренә зур әһәмият биреләчәк. АКШ ширкәтләре Казакъстанда нефть эшенә миллардларча доллар кертте.