Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар күбрәк үлгән


1921-22 елларда булган ачлыктан татарлар, башкортлар аеруча күп үлә. Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре, бу Мәскәү тарафыннан махсус эшләде, ди.

Идел буенда 1921-22 елларда булган ачлыктан татарлар, башкортлар аеруча күп үлә. Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре ачлыкны, үлемне Мәскәү тарафыннан аерым бер максат белән, Идел һәм Урал халыкларының сәяси, милли азатлык хәрәкәтен бастыру өчен махсус эшләде, бу – геноцид, дигән фикердә тора. Бөтендөнья төрки яшьләр берлегенең шәрәфле әгъзасы Тәлгать Әхмәдишин һәм татар халкының Милли Мәҗлес депутаты Фаикъ Таҗиевның җыелышта ясаган чыгышларында бу сорауларга беркадәр җавап бар иде. Менә аларның чыгышлары:

2006 ел­ның но­яб­рен­дә Ук­ра­и­на Юга­ры Ра­да­сы 1932-1933 ел­гы ач­лык­ны ук­ра­ин хал­кы­на ка­ра­та ге­но­цид дип та­ны­ды. Соң­рак бу факт­ны дөнь­я­ның та­гын ун­нар­ча иле ге­но­цид дип та­ны­ды­лар. Шул ук чор­да, 2008 ел­ның ию­лен­дә, Ру­си­я­нең БМО­да­гы вә­ки­ле В.Чур­кин бу мәсь­ә­лә­не БМО Ге­не­раль Ас­сам­бле­я­сын­да ка­рау өчен көн тәр­ти­бе­нә кер­тү­гә кар­шы чык­ты һәм мо­ны ул ел­лар­да­гы ач­лык­та ук­ра­ин­нар гы­на түгел, та­тар­лар да, казакъ­лар да, баш­корт­лар да, рус­лар һ.б. ха­лык­лар да һә­лак бул­ган дип "ни­гез­лә­де". Лә­кин, БМО­да­гы Ру­сия вә­ки­ле­нең бу дә­ли­ле ук­ра­ин хал­кы­на ка­ра­та ач­лык бе­лән ге­но­цид ясау фак­тын ки­ре как­мый.

Та­рих­та 1921-1922 ел­лар­да Идел бу­ен­да бу­лып уз­ган, шу­ның сы­ман ук ко­точ­кыч бул­ган ач­лык та билгеле. Без­нең ыша­ну­ы­быз­ча, бу зур ач­лык Мәс­кәү та­ра­фын­нан анык бер мак­сат бе­лән: Идел һәм Урал халык­ла­ры­ның по­ли­тик ак­тив­лы­гын юк­ка чы­га­ру өчен оеш­ты­рыл­ды. Бил­ге­ле бул­ган­ча, XX га­сыр­ның 1910-20 ел­ла­рын­да бу тө­бәк­тә та­тар һәм фин-угор ха­лык­ла­ры­ның мил­ли хә­рә­кә­те юга­ры ак­тив­лык­та бул­ган, алар төр­ки һәм фин-угор ха­лык­ла­рын кы­су­га кар­шы көрәш­кән­нәр.

СССР тө­зел­гән ва­кыт­та Та­тар­стан һәм баш­ка Идел буе рес­пуб­ли­ка­ла­ры бу төбәк ха­лык­ла­ры­ның үз ихтыя­ры­на яраш­лы чын үз­бил­ге­лә­нү мөм­кин­ле­ге ал­ма­ды­лар. Мәс­кәү чын­лык­та Идел буе ха­лык­ла­ры­ның мил­ли хо­кук­ла­рын та­ныр­га ашык­ма­ды. Та­тар­стан Үзәк Баш­кар­ма Ко­ми­те­ты­ һәм Сов­нар­ко­мы­ның та­тар телен дәү­ләт те­ле итеп та­ну ту­рын­да­гы бе­рен­че дек­ре­ты 1921 ел­ның 25 ию­нен­дә чы­га­рыл­ган бул­са да, тулаем ач­лык һәм реп­рес­си­я­ләр ар­ка­сын­да аны ту­лы кү­ләм­дә тор­мыш­ка ашы­ру мөм­кин бул­ма­ды. Чөн­ки ачлык ха­лык­ны зур кү­ләм­нәр­дә юк ит­те. Ата-ана­ла­ры күз ал­дын­да ба­ла­ла­ры үл­де, ба­ла­лар күз ал­дын­да ата-ана­лар хәл­дән та­еп егыл­ды. Дәү­ләт башлыкларының ал­дан уй­лан­ган по­ли­ти­ка­сы ко­точ­кыч афәт ки­тер­де, мон­дый хәл­дә та­тар мил­лә­те­нең үз­бил­ге­лә­неш өчен кө­рә­ше ту­рын­да сүз дә алып ба­рыр­га мөм­кин­лек калмады.

1920 ел­гы прод­раз­вер­стка га­ди ха­лык мас­са­ла­рын хә­ер­че­лек­нең соң чи­ге­нә җит­кер­де. Мә­ет­ләр ашау, кеше ашау ке­бек кү­ре­неш­ләр бар­лык­ка кил­де. 1921 ел­ның көз аза­гын­да Та­тар­стан­да­гы кай­бер ра­йон­нар­да яшәү­че авыл хал­кы­ның ир­кен­рәк тор­мыш­лы тө­бәк­ләр­гә, мә­сә­лән Ур­та Ази­я­гә кү­чеп ки­түе кис­кен рә­веш­тә ты­ел­ды.

Идел бу­ен­да оеш­ты­рыл­ган ач­лык һа­ман ак­тив­ла­ша бар­ган мил­ли хә­рә­кәт проб­ле­ма­сын бер сел­тәнүдә чи­шәр­гә мөм­кин­лек бир­де. Су­ве­рен­лык хо­кук­ла­ры та­ләп итүче ха­лык­лар­ның үзләре бер­гә алар­ның политик ак­тив­лы­гы да та­мы­рын­нан ко­ры­тыл­ды.

Әл­бәт­тә, ач­лык­лар аңа ка­дәр дә бу­лып тор­ган, лә­кин элег­рәк кресть­ян­нар ике ел­лык иген­не хә­зи­н­д тоткан­нар. Тик бу юлы, ту­ла­ем прод­раз­вер­стка ар­ка­сын­да, ха­лык­ның ки­лә­чәк тор­мыш­ка өме­те дә калдырыл­ма­ды. 1921 ел­гы олы ач­лык­ның төп сәбәбе шуңа күрә бөтенләй дә корылыкта түгел иде.

“Про­дот­ряд­лар”ның җитәкчеләре Мәс­кәү - Петроград якларыннан булганлыктан, кайсы халыклар яши торган авыл­ла­р­да аларның ашлыкны ничек “себергәннәрен” кү­з а­лдына китерү кы­ен түгел. Шуңадыр, ул ачлыктан бөтен халыклар кырылса да, рус белән чагыштырганда, та­тарлар арасында үлү­че­ләр бер ярым – ике мәртәбә күб­рәк була”, дип яз­ды 1992 ел­да “Нур” га­зе­та­сын­да Чал­лы ТИ­Ү­е­нең бе­рен­че рә­и­се, фән­нәр кан­ди­да­ты Га­яз Ма­ли­хов. Идел ха­лык­ла­рын­нан соңгы грам­мын да кал­дыр­мый­ча тар­тып алын­ган авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се иң бе­рен­че чи­рат­та Мәс­кәүгә һәм Пи­тербур­га оза­тыл­ган бит.

Та­рихи хез­мәт­ләр­дә шун­дый сан­нар ки­те­ре­лә: “Баш­корт­стан рес­пуб­ли­ка­сы­ның һәм Уфа гу­бер­на­сы­ның ха­лык са­ны ач­лык ел­ла­рын­да 650 мең ке­ше­гә (22%ка) кыс­кар­ды”. Чу­аш­стан рес­пуб­ли­ка­сы ту­рын­да да аерым әй­тер­гә ки­рәк. “1922 ел­ның фев­ра­ле­нә ка­дәр ач­ка ин­те­гү­че­ләр са­ны 595 мең ча­ма­сы тәш­кил ит­те (850 мең ха­лык­тан!)”. Ә Ма­ри-Эл­да “ач­лык­тан ин­тек­кән ха­лык яз­дан ук ин­де күп урын­нар­да азык-тө­лек склад­ла­ры­на һө­җүм итә баш­ла­ды...”1921 ел­ның ию­нен­дә ге­нә дә Та­тар­стан тер­ри­то­ри­я­сен­дә ач­лык­тан 30 мең­нән ар­тык ке­ше һә­лак бул­ды. Ке­ше­ләр үлән бе­лән ге­нә тук­ла­на­лар иде”. Мор­до­ви­я­дә “уннарча мең ке­ше үл­де, ан­нан тыш, ач­тан кы­ры­лу морд­ва хал­кы­ның әх­ла­гы­на, фи­зик һәм пси­хо­ло­гик то­ры­шы­на ко­точ­кыч дәәрә­җ ә­дә тис­кәәре йо­гын­ты яса­ды”.

Идел буе рес­пуб­ли­ка­ла­рын­да­гы бу ач­лык­ның кор­бан­на­ры са­ны Ру­сия җи­тәк­че­ле­ге та­ра­фын­нан әле­гә ка­дәр тө­гәл бил­ге­лән­мә­гән.

Ач­лык­тан кы­ры­лу­ның күлә­ме ис­кит­кеч зур бул­ган. Та­тар хал­кын һәм баш­ка Идел буе ха­лык­ла­рын тулысын­ча үлеп бе­түдән күп­ме­дер дә­рәҗәдә АКШ, ха­лы­ка­ра чит ил проф­со­юз­ла­рын­нан кил­гән яр­дәм котка­рып кал­ган.

Та­гын бер нәр­сә үзе­нә игъ­ти­бар со­рый. Та­тар хал­кы­ның үз мил­ли хо­кук­ла­ры өчен кө­рә­шен ту­ла­ем ачлык оеш­ты­ру бе­лән сүрел­де­рә ул чак­та­гы со­вет ре­жи­мы та­ра­фын­нан нәти­җ­әле эш алы­мы бу­ла­рак ка­бул ител­де. 1932-33 ел­лар­да Ук­ра­и­на­да һәм Ка­закъ­стан­да ха­лык­ны ач­тан кы­ру да та­тар­лар­ны буй­сын­ды­ру тәҗри­бә­сен исәп­кә алып, алар­ның үз­бил­ге­ләнеш­кә ом­ты­лу их­ты­я­рын бас­ты­ру һәм бе­р уңай­дан бу төбәкләр­дә яшәү­че җир­ле ха­лык­лар­ның са­нын ки­ме­тү өчен оеш­ты­рыл­ган бул­ган дип са­нар­га ни­гез бар.

1921-1922 ел­лар­да Идел бу­ен­да бу­лып уз­ган ач­лык та­тар һәм баш­ка Идел буе ха­лык­ла­ры­на ка­ра­та геноцид бу­лып то­ра. Ха­лы­ка­ра җә­мә­гать­че­лек­кә мөрә­җә­гать итеп, то­та­ли­тар ре­жим­ның без­нең ха­лык­лар­ны юк­ка чы­гу чи­ге­нә ки­тер­гән эш-га­мәл­лә­ре­нә ти­еш­ле бәя би­рү­лә­рен со­рый­быз. Уз­ган фа­җи­га­ләр­гә шун­дый бәя би­рү һәм бу­лып уз­ган­нар­дан са­бак алу без­нең из­ге бу­ры­чы­быз ул.”

Соңыннан җыелыш карары белән әлеге чыгыш мөрәҗәгать буларак БМОга җибәрелде. Әлеге мөрәҗәгать буенча Таҗиев “Чирмешән районы, еллар һәм кешеләр” дигән китаптан да мәгълүматләр алган. Бу китаптан күренгәнчә, ул вакыттагы хәкимият кешеләренең ачлыктан үлүенә битараф “булмаган”. 1922 елның февралендә Татар Үзәк башкарма комитеты әгьзасы Әгъдәмов Чистай кантоныннан Казанга мондый нәтиҗә ясап хат яза:

“Ачлыктан газапланган халык арасында акылдан язу, ерткычлану, ата-ананың үз баласын суеп ашау очраклары күзәтелә. Кеше ашау торган саен күбәя, аеруча татарлар арасында. Татарлар үзләренең тарихи яктан артта калулары белән нәтиҗәсендә ачлыкка интегә, кеше ашау шуның белән бәйле...”, диелә анда.
XS
SM
MD
LG