Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп ишелгән Беләй районы башлыгы вазыйфасыннан китә


Оренбур өлкәсенең Беләй районы хакимияте башлыгы Виктор Олешко вазыйфасыннан китте.

Узган атнада Беләй касабасында мәктәпнең бер өлеше җимерелеп 5 укучы һәлак булган, 4 кеше, шул исәптән 3 бала җәрәхәтләнгән иде.

Район хакимиятендә Олешконың вазыйфадан китүе шул хәлләр белән бәйле диелә.

Тикшерүчеләр мәктәп җимерелү анда барган төзәтү эшләре белән бәйле дигән нәтиҗәгә килгән.
XS
SM
MD
LG