Accessibility links

Грузия низагы корбаннары ни хәлдә?


Көньяк Осетиядә чыккан бәрелештә өйләрен ташлап киткән меңләгән гөрҗедән кайберләре инде өйләренә кайта башласа, калганнар суык кыш шартларында яшәргә мәҗбүр.

Нона Сухиташвили яңа туган баласы өшемәсен өчен, аны кат-кат киемгә төреп тора. Аның бар кайгысы - балага җылу булдыру. Көньяк Осетия сугышында өйсез калган халык өчен корылган чатыр-лагерьларда җылыну зур проблемалардан берсе.

"Һава салкын, балам өшемәсен дип тапкан бөтен әйбер белән төрергә тырышам. Бу җирләрдә яшәү бигрәк тә балар өчен авыр" дип зарлана баласын кочкан ана. Ул яшәгән авыл руслар карамагындагы буфер зонада калган булган. Нона һәм аның кебек авылыннан качкан кешеләр Русия белән Грузия арасында сугыш башлануга Гори шәһәренә якын тирәдәге чатыр лагерьларга сыенган. Һәм кыш үзен сиздерә башлаган шушы көннәрдә алар авыр көз шартларында яшәү өчен көрәшә.


"Җылыткыч юк, өскә кияргә кием калмады, юынырга җылы су юк, шуңа кешеләр һәм балалар атналар буена юына алмый. Бу шартларда суыкта чатырда яшәү һәм чисталык өчен кирәкле шартлар тудыру бик авыр" дип зарлана халык.

Русия белән Грузия арасында сугыш башлануга, 150 меңнән артык кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Һәм аларның күбесе хәзер начар хәлдә яши.


Шулай да соңгы арада, Европа Берлеге күзәтү көчләренең низаг җирләренә килеп җитүе, халыкта аз булса да өйләренә кайтырга өмет тудыра. Чөнки Русия көчләре инде бафер зона дип аталган җирләрдән әкренләп чигенә башлады. Башта чигенү вакытына бик игътибар итмәсәләр дә, хәзер хәрбиләр киткәндә зоналардагы күзәтү нокталырын да сүтеп китә.

Һүманитар оешмалар, бу буфер зоналардан качкан халыкның тиз арада үз йортларына кайтару эшенә әһәмият бирергә чакыра. Көннәр буе дәвам иткән яңгырлы салкын көннәрдә, җылынырга урын табалмаган барлык кереме авыл хуҗалыгына бәйле булган бу халык, кичекмәстән өйләренә кайтып китәргә бик теләр иде. Алар кыш килер алдыннан әле басуда калган уңышны җыеп саклап калырга өметләнә.



Шулай да өйгә кайтырга теләгән кешеләрне алда ни көтә, билгесез. Аларны тәмам җимерелгән йортлар көтеп торуы да ихтимал. Чөнки кеше хокулары төркемнәре сугышта күп кенә йортның җимерелүен белдереп тора.

Грузия хакимияте бу проблеманы яхшы аңлый сыман. Дүшәмбе көнне чыгыш ясаган Грузия президенты Михаил Саакашвили качакларның 2 ай эчендә яңа биналарга урнаштыралачагын белдерә:

"Мин сугышта милек-йортларын югалткан кешеләргә яшәргә урын бирергә вагъдә итәм. 15 декабрьгә кадәр, ягъни һавалар бөтенләй суынган көннәрдә, йортсыз бер кеше дә калмаячак, аларны нормал тормыш шартларына кире кайтарачакбыз"

Шул ук вакытта ярдәм төркемнәре дә сугыштан зыян күргән кешеләргә өйләрен салкыннан саклар өчен чималлар белән тәэмин итәргә тырыша.


XS
SM
MD
LG