Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Маҗарстан очкычын төшеп утырырга мәҗбүр иткән


Маҗарстан саклану министрлыгы Иран маҗарстан хәрбиләрен Әфганстанга алып баручы очкычны җиргә төшеп утырырга мәҗбүр итте дип белдерде.

Очкыч рөхсәтсез Иран һава киңлекләренә кергән дигән шик белән туктатылган булган.

Очкыч Тәһран һава аланында туктатылган һәм соңрак аңа Әфганстанга таба юлын дәвам итү рөхсәте бирелгән.

Иранның ярым-рәсми Фарс хәбәр агентлыгы баштарак Иранда АКШ хәрбиләрен утырткан АКШ очкычы туктатылды дип хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG