Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия банк системасын коткару планын игълан итте


Британия хөкүмәте илнең банк системасын тотрыклыландыру өчен 87 миллиард доллар күләмендәге коткару планын игълан итте.

Коткару планы нигезендә, салым түләүчеләрдән җыелган акча Британиянең иң зур банкларына биреләчәк.

Хөкүмәт исә моңа алмашка ул банкларның хиссәләрен (акцияләрен) үзенә ала.

Моннан тыш зур банкларга акча җитмәгәндә кыска вакытка алып тору өчен 340 миллард доллар күләмендә фонд булдырыла.

Ышанычны арттыру максатындагы бу чара Лондон финанс базары ачылыр алдыннан игълан ителде.

Шуңа да карамастан, ачылу белән Лондонда хиссәләр 1.67 процентка төште.
XS
SM
MD
LG