Accessibility links

Кайнар хәбәр

90 яшьлек милләтпәрвәр Рәшит абый


Алмаз Фәйзуллин (С), Зөһрә Миңнеханова, Рәшит Рәшитов
Алмаз Фәйзуллин (С), Зөһрә Миңнеханова, Рәшит Рәшитов

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар җәмәгатьчелеге тумышы белән Башкортстаннан булган, 90 яшен тутырган Рәшит Рәшитовның туган көнен билгеләп зур мәҗлес уздырды.

Мәскәүнең татар мәдәният үзәгендә татар җәмәгатъчелеге милләтпәрвәр Рәшит абый Рәшитовның 90 яшен билгеләп, мәҗлес уздырды. Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтарияте оештырган бу чарада Рәшит абыйның якын дуслары, аның белән бергә пикетларда йөргән хокук яклаучылар белән бергә, татарча чарага дип мәдәни үзәккә килгән, аның кем булуын белмәгән кешеләр дә бар иде. Очрашу барышында бер абый бездән: «Кемне шулай хөрмәт итәләр бүген? Ул олы язучымы, әллә берәр төрле галимме?», дип сорады.

Рәшит абый олы язучы да, галим дә түгел. Ул татар халкының язмышына битараф булмаган бер татар кешесе дип әйтергә була. Химки шәһәренә 20 яшендә килеп, 70 ел буе яшәгән Рәшит абыйны анда белмәүче сирәктер. Күпер кирәк булса күпер дип, йортлар җимерек булса ремонт дип, һәйкәлләр кыйшайган булса төзекләндерик дип төрле ишекләрне шакучы да, Чиләбе өлкәсендәге атом фаҗигасенә дучар булган татарларга ярдәм таләп итеп, пикетларга чыгучы да, ул - тынгысыз Рәшит абый.

Үзенә багышлап үткәрелгән кичәдә мактау сүзләре тыңлап, аның хөрмәтенә куелган концерт программасын караганнан соң ул дулкынланып болай диде: «Мин гомер буе кешеләргә ярдәм итеп яшәдем. Гомер буе бар нәрсә өчен дә борчылып яшәдем. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең губернаторларына кадәр хатлар язып аларның да хәлләрен белергә, җиңеләйтергә тырышам, бөтен гомерем көрәштә минем, мин бүген дә шулай яшим», диде Рәшит абый.


Һәм үзенең 90 яшьлек юбилеен шулай матур итеп оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Бары тик 4 класс белеме булган Рәшит абый үзлегеннән укып Татарстан китап нәшриятендә корректор да булып эшләгән, олы заводларда инжинер, конструктор булып эшләрлек белем үзләштергән. Шуңа күрә аны котларга ул көнне Мәскәүдә татар хәрәкәтен башлап йөрүчеләр белән бергә олы галимнәр дә килгән иде.

Рәшит Рәшитов турында профессор Әгъдәс Борһанов: «Әгәр дә без барыбыз да Рәшит абый кебек яшәсәк чын татар кешесе булып калыр идек», диде.

90 яшенә җитүенә карармастан, Химкидан Мәскәүгә килеп кайда әйтелсә шунда плакат белән басып торган Рәшит абый хакында Мөхәммәт Миначев та мактау сүзләре белән бергә аның ихласлыгын, татар мәсьәләсендә булган күп төрле проблемаларны чишәргә омтылуын, ерак юл булса да пикетларга чыгудан баш тартмавын әйтте.

Мәскәүдә иң беренче «Туган тел» оешмасын оештырып йөргән Нур Гарипов авыруы сәбәпле инде биш елдан артык җәмәгатьчелеккә күренмәсә дә, Рәшит абыйга хөрмәт йөзеннән бүген ул да килгән иде. Нур Гарипов Рәшит абый турында : «Ул Мәскәүдә татар хәрәкәтен башлап җибәрүче пионерларның берсе булды. Ул үзе дә йөгерә иде, безне дә йөгертә иде. Ул әле һаман да җегәрле, һаман да көрәштә», диде.

Фәрит Могтасаров җитәкчелегендәге Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтарият активистлары юбиляр хөрмәтенә килгән барлык кунакларны да чәй өстәленә чакырып кунак итте.
XS
SM
MD
LG