Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Сербиянең Косово турында резолюциясен хуплады


БМО гомуми җыены Халыкара юстиция мәхкамәсеннән Косово бәйсезлегенең хокукый булуы турында фикерен сораган Сербия резолюциясен хуплады.

Дипломатлар фикеренчә, Халыкара юстиция мәхкамәсенә бу турыда карарга килү өчен 1-2 ел вакыт кирәк булырга мөмкин.

Белград бәйсез мәхкамә карары төбәктә киеренкелекне киметер иде ди.

Косовоны яклаучылар исә бу Приштинаның дөнья җәмәгатьчелегенә интеграциясен акырынайтачак ди.

Узган февраль аенда берьяклы Сербиядән бәйсезлек игълан иткән Косовоны 47 ил, шул исәптән АКШ һәм Европа Берлегенең күпчелек илләре таныды.

XS
SM
MD
LG