Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банклар төркеме банк процентларын киметә


Дөньяның куәтле банклары көчәя баручы дөньякүләм финанс кризисына каршы бердәм адым буларак банк процентларын киметә.

АКШ федераль резерв банкы, Европа үзәк банкы, Швеция, Швейцария, Британия һәм Канада үзәк банклары икътисадны җанландыру өчен банк процентларының киметелүен игълан итте.

Аларның килешенгән бу адымы барысында да банк процентларының бер төрле булып калуын аңлатмый, ә бу чарада катнашучыларның төрле процентларны киметүе турында cүз бара.

Франция президенты Николя Саркози җимерелүгә һәм "моңарчы күрелмәгән финанс давылына" каршы тору өчен бердәнбер чара буларак хөкүмәтләрне һәм үзәк банкларны үзара килешеп гамәл итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG