Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һөнәр берлекләре урам җыены уздырды


Ул 7 октябрь һөнәр берлекләренең халыкара көне уңаеннан узды.

Чара барлык Европадагы кебек Русиядә дә оештырылганга күрә, Башкортстан да читтә калмады. Анда төп сүз байлар һәм ярлылар арасындагы керемнәрдәге аерма турында барды. Башкортстан һөнәр берлекләре башы Әмирхан Сәмирханов сүзләренә караганда, ул аерма 30 тапкырга җиткән. Җыенда чыгыш ясаучылар бу аерманы киметү, лаеклы хезмәт, яшьләр эшсезлеге турында борчылу белдерде.

Һөнәр берлекләрен җәмәгатьчелектә хакимиятнең кесә оешмасы дип атау гадәткә кергән. Шуны ишетепме булса кирәк, Әмирхан Сәмирханов үзләренең халык мәнфәгате өчен бик күп эшләүләре, ләкин бу турыда хәбәрдар булмаулары турында белдерде. Аның сүзләренчә, бу хезмәтне һәнәр берлеге әгъзаларына җиткерү юллары табасы бар.
Урам җыены ахырында резолюция кабул ителде.

XS
SM
MD
LG