Accessibility links

АКШ: Әфганстанда һава һөҗүменнән 33 цивиль үлгән


АКШ хәрбиләре Әфганстанның көнбатышында август аенда булган һава һөҗүмендә тыныч халыктан 33 кеше үлгән дип белдерә.

Баштарак АКШ Һират виләятенең Азизабад авылында 22 августта булган ул һава һөҗүмендә бары 5-7 кеше генә үлде дигән иде.

Ул чакта Талибан сугышчылары урнашкан дип шикләнелгән корылма утка тотылды.

Әфган хөкүмәте һәм БМО ул һөҗүмдә тыныч халыктан 90-нан артык кеше һәлак булды дип АКШ хәрбиләрен тикшерү үткәрергә мәҗбүр итте.
XS
SM
MD
LG