Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өлкәннәр рәхмәтле булды


100-гә якын өлкән яшьтәге милләттәшебез бу кичәдә үзара аралашты, ял итте, күңел ачты.

Берләшкән милләтләр оешмасы карары белән октябрь аеның беренче көнендә Русиядә 1992 елдан бирле өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Омскида быел да киң күләмдә билгеләнде һәм гадәттәгечә берничә көнгә сузылды. Өлкәннәр өчен төрле кичәләр үткәрелде, ветераннар хөрмәтенә бәйрәмнәр оештырылды, кайберәүләрне өйләренә йөреп котлаулар булды һәм башка чаралар үтте. “Дуслык йорты”нда төрле милләт ветераннары өчен милләтара кичә булып узды.

Шул ук “Дуслык йорты”нда татар милләтеннән булган өлкәннәр өчен аерым ял кичәсе оештырылды. Ул шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары, “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре көче һәм химаячылар – өлкә балалар хастәханәсе баш табибе Марат Әдербаев, Омски дәүләт медицина академиясе ректоры Александр Новиков, эшмәкәр Әдһәм Сираҗетдинов әфәнделәр ярдәме белән оештырылды.



Кичә чәй өстәле артында, рәсми булмаган иркен аралашу рәвешендә барды. Алып баручылар башта өлкәннәрне шигырьләр, җылы сүзләр белән тәбрикләделәр, аннан соң иганәчеләр белән таныштырып үттеләр. Җыр-бию белән бәйрәмне “Умырзая” үзешчәннәре бизәде. Өлкәннәр үзләре дә актив булдылар – сүз алып күңелләрендә туган хисләре беләр уртаклаштылар, җыр-биюдә дә катнаштылар.

Кичәгә килгән иң өлкән яшьтәгеләр аерым билгеләнеп үттеләр, аларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды. Иң өлкән кеше сугыш елларында утлар-сулар кичкән ветеран Хасиб абый Кутусов иде. “Бер рәхмәт мең бәләдән коткара, ә монда күпме кеше”, дип Хасиб абый бәйрәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

85 яшьлек Кәрима апа
Хатын-кызлар арасында иң өлкән яшьтәге 85 яшьлек Кәримә апа Басыйрова бераз яшьлек елларын да исенә төшереп алды, аннан соң шулай ук оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп изге теләкләрен юллады.

Хисләнеп чыгыш ясаучылар, рәхмәтләрен белдерүчеләр күп булды. Араларында Ханты-Мансидан кунакка килгән Суфия апа, замана үзгәрешләре аркасында Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан күчеп килергә мәҗбүр булган Нәфисә, Маһирә, Гөлҗиһан апалар да бар иде.

Шулай итеп, 100-гә якын өлкән яшьтәге милләттәшебез бу кичәдә үзара аралашты, ял итте, күңел ачты. Өйләренә таралышканда һәммәсе, киләчәктә дә шундый очрашулар дәвам итсен иде, дигән теләкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG