Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель тынычлык бүләге Аһтисаарига


Мартти Аһтисаари
Мартти Аһтисаари

Быелгы Нобель тынычлык бүләге Финляндиянең элекке президенты Мартти Аһтисаарига бирелә.

Норвегия Нобель комитеты бу карарны игълан иткәндә, аның 30 елдан артык Индонезиядән алып Косовога кадәр, Азия, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Европада төрле низаглы җирләрдә арадашлык эшчәнлеген бәяләве турында белдерде.

Аһтисаари шулай ук Намибиягә дә бәйсезлек алырга ярдам итте. Һәм моны ул үзенең иң мөһим казанышы дип атады.

Аһтисаариның төп казанышларыннан берсе 2005 елда Индонезия хөкүмәте белән Ирекле Аче хәрәкәтен татулаштырып 15 меңләп кешенең гомерен өзгән кораллы низагны туктату булды.
2005 елда БМОның Косоводагы махсус вәкиле Аһтисаари (сулда) Белградта Сербия президенты Борис Тадич (уңда) белән сөйләшүләр үткәрә

Европа комиссиясе сүзчесе Пиа Аһренкилде-Һансен шулай ук аның Косово белән Сербия арасындагы низагны туктатуга зур өлеш кертүен телгә алды.

Сербия белән Косово үзара килешүгә ирешә алмаса да, "Аһтисаари Планы" дип аталган план аша бу ел башында Косово бәйсезлек игълан итте.

Шуннан соң Сербиядә Аһтисаари дәүләт дошманы дип бәяләнде.

Аның каравы бүген Аһтасаариның Нобель бүләге алуы Косово өчен үзенә күрә бер бәйрәм булды.

Элекке урта мәктәп укучысы Аһтисаари 1965 елда Финляндия тышкы эшләр министрлыгында эшли башлаган.

20 ел буе ул илдән читтә эшләгән. Баштарак Танзаниядә илче булса, соңрак Нью Йоркта Финляндиянең БМОдагы илчесе булып эшләгән.

1994 елдан 2000 елга кадәр ул Финляндия президенты булды.

Нобель бүләгенә Аһтисаари берничә мәртәбә тәкъдим ителде.

Аһтисаари Нобель бүләген алган беренче фин.

Быел бу бүләккә 197 намзәт тәкъдим ителгән иде.

Ослода 2007 елгы Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасы
Медицина, физика, химия, әдибият өлкәләрендәге хезмәтләр өчен һәрберсе 1.4 миллион чамасы долларга тиң Нобель бүләкләрен тапшыру тантанасы ел саен Стокһольмда, диматитны тапкан эшмәкәр Альфред Нобель үлгән көн - 10 декабрьдә уза.

Нобель тынычлык бүләген исә 10 декабрьдә Ослода Норвегия Нобель комитеты рәисе тапшыра.
XS
SM
MD
LG