Accessibility links

Исеме сайлау дип аталса да…


Башкортстанның күпчелек районнарында 5 октябрьдә, элеккече әйтсәк, район советлары депутатлары сайланды.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Рамил Мәҗитов 6 октябрьдә “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үткәреп, бар урында да сайлаулар оешкан рәвештә, канун кысаларында, сайлаучыланның дәррәү катнашлыгында үтте дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, сайлауларда исемлеккә кертелгәннәрнең 92 % сайлауда катнашкан һәм шуларның 92.5 % “Бердәм Русия” фиркасе намзәтләре өчен тавышларын биргән. Әлбәттә, мондый саннар, котырып коммунизм төзеп ятучы Төньяк Кореядагы сайлаулардагы күрсәткечләрдән кимрәк булса да, СССР чорындагы сайлаулардагылардан калышмый.
Хәсән Идиатуллин


Шундый сайлаулар Башкортстанның Иглин районында да үтте. Андагы сайлауларда Башкортстанда киң билгеле фермер, республикада чын башкорт токымлы 500-ләп ат һәм башка төр терлек асраучы, район хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнүче татар ире Хәсән Идиятуллин да катнашты. “Азатлык” хәбәрчеләре булганда, бәлки сайлау кануннарын бик бозмаслар дип, Хәсән әфәнде үзе сайлана торган ике авыл – Олы Теләк һәм Урман авылларындагы сайлаулар барышы белән танышырга “Азатлык” хәбәрчеләрен чакырды.

Бу ике авыл бер депутат сайлый икән. Ярышка биш намзәт чыккан булса да, төп көрәш хакимиятләр канаты астында, “Бердәм Русия” фиркасе аша чыккан мәктәп директоры һәм фермер Хәсән Идиятуллин арасында булыр дип көтелә иде. Күпмедер дәрәҗәдә шулай булды да. “Күпмедер дәрәҗәдә” дияргә кала, чөнки мондагы сайлауларны да, намзәтләр арасындагы көрәшне бик тартып-сузып кына канун кысаларына кертеп булыр иде.

Видеога төшерүне тыючы игълан
Сайлау дилбегәсен үз кулларында тотучы, әлеге дә баягы, “Бердәм Русия” байрагы күләгәсендә эш итүче урындагы түрәләр, Хәсән Идиятуллинның ышанычлы вәкилләренә дә, күзәтүчеләренә дә видеога язуны тыйдылар. Урман авылындагы сайлау үтүче бина коридорына, хәтта, “видеога төшерү тыела” дигән кисәтү дә элеп куйганнар иде. Урман авылындагы сайлау участогында Хәсән Идиятуллинның Уфадан килгән күзәтүчесе булган яшь кенә бер кыз янына килеп билгесез кешеләр: “Монда утырма, чыгып тай, юкса үзеңне тотып алып казармага илтеп солдатларга бирәбез”, дип янаганнар.

Мафия турындагы киноларда гына була торган мондый янаудан соң Хәсән Идиятуллин тиз генә куркудан калтыраган ул кызны Олы Теләктәге өенә кайтарып куйдырды. Олы Теләктәге сайлау участогыннан, урыныннан торып йөргәне өчен дигән сылтау белән, Идиятуллинның ышанычлы вәкилен милиция катнашлыгында урамга куып чыгардылар. Хәсән Идиятуллин әйтүенчә, Урмандагы сайлау участогында, гомумән канунсызлык хөкем сөргән: рәсми рәвештә расланган сайлаучылар исемлегенә өстәп, анда тагын бер исемлек тудырганнар. Бу сайлау участогына бер катнашы булмаган кешеләрне китереп сайлауда катнаштыралар да шул исемлеккә теркиләр, диде ул.

Менә шундый шартларда, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Рамил Мәҗитов кануни дип белдергән сайлаулар Иглин районындагы ике авылда үтте. Әлбәттә инде, “Бердәм Русия” фиркасе намзәте зур аерма белән әлеге “сайлауларда” җиңеп чыкты.
XS
SM
MD
LG