Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын Мөнбәр”дә “өч аяклы ат”


16-22 октябрь көннәрендә Казанда “Алтын Мөнбәр” исеме астында 4нче кинофестиваль уза.

Фестивальдә күрсәтеләчәк фильмнар арасында Чаллыда яшәүче язучы Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” әсәре буенча төшерелгәне дә бар. 1989 елларда язылган әсәр ике дистә елдан соң халыкка кино буларак тәкъдим ителә. “Өч аяклы ат”ның язылуы тарихы хакында Айдар Хәлим әйтүенчә, “Өч аяклы ат” дигән әсәрнең “Алтын Мөнбәр” кинофестиваленә эләгүе очраклы рәвештә булган һәм ул бу хәбәрне куанып кабул иткән.

Фестиваль башланыр алдыннан язучы белән очраштым һәм мөселман кинофестивалендә күрсәтелә торган әсәрнең язылу тарихы, эчтәлеге хакында сораштым.

Сөйләү барышында Айдар Хәлим ир-ат төшенчәсенә, кешенең табигатьтән аерылуына, заманында сыйнфый көрәш вакытында байларның хайван – малларын да дошман ясауга аерым мәгьнә салуын әйтте. Киноның төп үзенчәлеге шунда, ди язучы.

XS
SM
MD
LG