Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланы юлчылар санын арттырган


Шушы елның башыннан сентябрь азагына кадәр Казанның халыкара һава аланы аша барлыгы 603 меңләп юлчы үткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, әлеге сан 30% югарырак.

Быелның тугыз ае эчендә Казаннан чит илләргә 255 мең кеше очкан, бу өлкәдә үсеш тагын да күбрәк - якынча 40%. Быел Казаннан Истанбул, Анталия, Франкфурт, Варна, Һираклион, Ташкент, Шарм-әш-Шәйех кебек шәһәрләргә очышлар ясалган.

Русия буйлап очучылар саны алай күп артмаган, кешеләр бигрәк Мәскәүгә, Сургытка, Петербурга очкан.


XS
SM
MD
LG