Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлыкка дәгъва


Билгеле журналист Тимур Вәлиевның Башкортстан президенты буласы килә.

Ул бу турыда Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллады. Анда ул республикада кануннар бозылуы, титул милләтнең генә мәнфәгате кайгыртылуын әйтә. Президент итеп билгеләнсә, дәүләт мөстәкыйллеген сакларга, конституция кысаларында барлык халыкларның ирекләрен һәм хокукларын тигез якларга ышандыра.

Тимур Вәлиев 2003нче елда узган Башкортстан президенты сайлауларына кадәр Русия телеведениесенең беренче каналының республика буенча хәбәрчесе булган иде. Президент сайлаулары кампаниясе чорында джип машинасы шартлатылуын хакимиятләр эше дип сөйләгәч, аңа республикада эшләү мөмкинчелеге бирмәделәр. Шуннан соң ул Мәскәүгә китте, бүгенге көндә НТВ каналында эшли.

XS
SM
MD
LG