Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арбитраж мәхкәмәгә дә казый читтән китереләчәк


Арбитраж мәхкәмәгә яңа башлык билгеләнәчәк.

Русия казыйларының югары коллегиясе бу урынга Урал округындагы федераль арбитраж мәхкәмәсе казые Игорь Алексеевны тәкъдим иткән. Русия президенты аны хуплап фәрман бирәсе генә калды. Моңа кадәр арбитраж мәхкәмә башлыгы булган Фәнил Сафинның вакыты чыккан иде. Югары коллегия аның вакытын сузуны кирәк дип тапмаган.

Әйткәндәй, җитәкчеләрне читтән китереп кую гадәти хәлгә әйләнеп бара. Прокурор Ульян өлкәсеннә, югары мәхкәмә рәисе Таганрогтан, федераль инспектор Ырымбурдан китереп куелган иде.

XS
SM
MD
LG