Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" Чечняда 88% тавыш җыйды


Сайлауларга кадәр фирканың республика исемлегендә беренче булып торган Рамзан Кадыров, тавыш бирүгә 100% халык килер дип белдергән булган. 12 октябрь көнне булган парламент депутатларын сайлау чарасында республикада теркәлгән сайлаучыларның 95% катнашкан. "Бердәм Русия" фиркасе 88% тавыш җыйган.

Шундый ук процентны хакимият фиркасе Кемерово өлкәсендә дә җыя алган. Шушы уңышлары өчен Чечня һәм Кемерово өлкәләре җитәкчеләре Рамзан Кадыров һәм Аман Тулиев "Бердәм Русия"нең Югары шурасына кабул ителгән, дип хәбәр итә Newsru.com.
XS
SM
MD
LG