Accessibility links

Кайнар хәбәр

Козак Олимпиада өчен җаваплы вице-премьер итеп билгеләнә


Русиянең рәсми мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, хөкүмәтнең Олимпиада өчен җаваплы вице-премьеры итеп Дмитрий Козак билгеләнә. Козак моңа кадәр Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгын җитәкләде. Аның урынына Русия президентының Урал федераль бүлгесендәге вәкиле Виктор Басаргин тәкъдим ителә.

Русия хөкүмәтендә 2014 елгы Олимпиадага әзерлек өчен җаваплы яңа вице-премьер вазифасын булдыру турында бүген Русия президенты Дмитрий Медведев белдергән иде.

“Мин хөкүмәтнең төзелешен үзгәртү турындагы тәкъдимне кабул иттем, 2014 елгы Олимпиада һәм Параолимпиадага әзерлекне алып баручы премьер-министр урынбасары якын арада хөкүмәттә барлыкка киләчәк”, дип белдерде Медведев Русия Дәүләт Шурасы утырышында.

Русия хөкүмәте рәисенең хәзер 8 урынбасары була.
XS
SM
MD
LG