Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай мөселманнары «Калинка»ны ярата


Кытай вәкилләре белән Равил хәзрәт Гайнетдин
Кытай вәкилләре белән Равил хәзрәт Гайнетдин

Кытай мөселманнары сугыш вакытында бик популяр булган «Калинка», «Катюша» дигән җырларны бик яратуларын белдереп, Кытай һәм рус телләрендә үзләре үк җырлап күрсәткәннәр.

Соңгы вакытларда Кытай белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа борылышлар күзәтелә. Шуларның берсе Русия һәм Кытай мөселманнары арасындагы якынлыклар барлыкка килү дип тә әйтергә була. Мөселман дигәндә без Кытайда яшәүче уйгур, ногай, татарларны мөселман дип күз алдында тотсак та, Рамазан бәйрәме көннәрендә Мәскәүдә булган Кытай мөселманнары вәкиллегендә, бары тик кытай милләтеннән булган мөселманнар гына бары иде.

Кытай мөселманнары Дагыстан, Чечня республикаларында булып, Мәскәүдә Федерация шурасында, Мәскәү мэриясендә, тышкы эшләр министрлыгында, Дәүләт думасында да күп төрле очрашулар уздырды. Инде сәфәр ахырында ике ил мөселманнары арасында эш берлеге, бәйләнешләр турында меморандум да кабул ителгән.

Мәскәү мэриясендә мэр урынбасары Валерий Виноградов белән очрашу вакытында Кытай мөселманнары вәкиллеге Пекин шәһәрендә 250 мең мөселман яшәвен, анда 70 мәчет эшләвен әйткән. 2 миллион мөселман яшәгән Мәскәү шәһәр мэры урынбасары Валерий Виноградов моңа, бездә әлегә биш кенә мәчет эшли, әмма алга таба Мәскәүнең тагын өч урынында яңа мәчет салуны күз алдында тотабыз, дип белдергән.

Русиянең мөфтиләр шурасында ул мәчетләр Люблино, Черкизова һәм Төньяк Бутова районнарында төзеләчәк, дип әйттеләр.

Мәскәүнең Чайковский исемендәге концерт залында Рамазан ае тәмамлануга багышлап уздырылган тамашада Равил хәзрәт Гайнетдин бәйрәм белән котлаудан соң сәхнәгә Кытай мөселманнары вәкилчелелен чакырып, аларның җитәкчесе шәех Хәләлетдингә сүз бирде. Кытай мөселманының матур итеп гәрәпчә сәләмләвен халык алкышлар белән кабул итте. Шунысы да кызыклы, әле сәфәрләренең башланган көннәрендәге бер очрашуда кытай мөселманнары сугыш вакытында бик популяр булган «Калинка», «Катюша» дигән җырларны бик яратуларын белдереп, Кытай һәм рус телләрендә үзләре үк җырлап күрсәткәннәр. Ә инде Чайковский залында узган концертта «Калинка»ны Кытай мөселманнары өчен махсус Идрис Газиев башкарган.

Шулай итеп, Рамазан бәйрәменә килгән Кытай вәкилчелеге күп төрле рәсми очрашулар уздырганнан соң яңа эшләргә өмет тоткан мемарандум кабул итеп, «Калинка» җырын рус телендә дә, кытай телендә дә башкарулары белән мәскәүлеләрне шаккаттырып, шимбә көнне Кытайга кайтып китте.

XS
SM
MD
LG