Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар төрек түрәсеннән мәчет ачуны сораган


Эстониягә килгән Төркия президенты Абдуллаһ Гүлдән татар мулласы Илдар Мөхәммәтшин мәчет салуда ярдәм сораган.

Эстония президенты чакыруы белән Эстониягә килгән Төркия президенты Абдуллаһ Гүл андагы төрки халыкларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашкан.

Аңардан татар оешмасы вәкиле Илдар Мөхәммәтшин мәчет салуда ярдәм сораган. “Абдуллаһ Гүл бу фикерне яклавын белдерде”, дип яза азәри чыганагы Day.az. Таллинда булган Төркия президенты белән очрашуда азәри, башкорт, кыргыз милләте вәкилләре дә булган.

Таллинн мәчете әлегә макетта гына бар.

Ә Эстониядәге мөфти Илдар хәзрәт бер ай элек шундый ярдәмне Шарҗа (БГӘ) дәүләтеннән килгән шәех Солтан бин Мөхәммәт әл-Касыймидән дә сораган булган. Шуннан соң гарәп түрәсе Таллинн шәһәре идарәсенә мәчет салу өчен җир сорап хат та юллаган, дип язган Internovosti.ru.

Шәех, хатында мәчеттә мәдәни һәм фәнни үзәк тә булачагын искәрткән булган. Шулай ук төзелеш чыгымнарын, үзләре каплаячагын да әйткән булган. Тик мәчет салырга рәхсәт яки җир бирү турында әле дә рәсмиләрдән җавап килмәгән.

“Эстония мөселманнары хакимиятләрнең ихтирамына, үз мәчетләрен төзү мөмкинлегенә шик белән карый”, дип яза Islamonline.ru.


XS
SM
MD
LG