Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда “Хизб ут-Тәһрир”челәр хөкем ителде


Уфада “Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами” фиркасе эшендә катнашу гаепләве белән 5 кеше хөкем ителде. Алар шушы тыелган оешманың Уфадагы яшерен бүлекчәсендә торган булган дип хәбәр ителә.

“Регнум” агентлыгы язганча, шушы 5 кеше гаепләрен тулысынча таныган. Аларга “мәхкамә карары белән тыелган оешманың эшен оештыру һәм анда катнашу” мәтдәләре белән гаепләүләр белдерелгән.
Уфадагы мәхкамә аларга 6 айдан алып 8 ай 10 көнгә кадәр вакытны колониядә үткәрү җазасын бирде. Биш кешенең икесе мәхкамә залында ук азат ителгән, алар сак асында 6 ай үткәргән инде. Калганнарына колониядә тагын 2 ай утырырга туры киләчәк.
“Регнум” язганча “Хизб ут-Тәһрир” оешмасының Уфадагы бүлекчәсе 2005 елда оешкан булган, анда оешманың нигезләмәсен өйрәнү, аңлату эшләрен алып бару, яңа әгъзаләрне җәлеп итү оештырылган.
Оешма вәкилләре үз акачаларына “Хикмәт” газетасын чыгарып барган, дип хәбәр ителә.

Тикшерү эшләрен Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге хезмәткәрләре алып барган.
Агентлык хәбәр иткәнчә, “Хизб ут-Тәһрир” оешмасына бәйле рәвештә Мәләүздә, Сибайда, Уфада һәм Дәүлеканда барлыгы 14 кешегә карата берничә җинаять эше ачылган иде.
XS
SM
MD
LG