Тагын берничә елдан Казан үзендә Универсиада үткәргәннән соң, бу шәһәр чыннан да спорт башкаласы исемен йөртергә лаеклы булачак. Инде бүген башкалага бу уңайдан күп кенә вәкилчелекләр килә, зур җыелышлар үткәрелә, мөһим төзелеш эшләре алып барыла. Универсиада үткәрү хокукын яулагач, республика җитәкчелеге Русия башлыклары алдында да спорт, сәламәт тормышка дан җырлаучылар образын ала.
2014 елда Сочида Олимпия уеннары уңаеннан, физик тәрбия һәм спортны үстерү шурасы һәм Русия дәүләт шурасы утырышында Татарстаннан президент Миңтимер Шәймиев һәм Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин катнашты.
Иң элек Шәймиев, спорт мәсьәләсенең дәүләт шурасының 2002 елдагы утырышында каралуын искә ала. Аның сүзләренчә, бу утырыштан соң илдә спортка караш уңай якка үзгәрә, бу өлкә үсеш ала башлады. Быел Пекинда узган Олимпия уеннары барлык җитешсезлекләрне дә күрсәтте, Сочидагы Олипия уеннарына әзерләнгәндә бу кимчелекләрне булдырмаска кирәк, ди президент.
“Бүгенге көндә спортка яхшы кадрлар, тренерлар җитми. Биналар төзелә, укытучылар юк. Без аларны эшкә чакырырга түгел, ә сайлап алырга тиеш. Спорт тренерларыннан күпне өмет итәбез, ә аңа яхшы эш шартлары, югары хезмәт хакы булдырмыйбыз. Бу мәсьәләне дә хәл итергә кирәк. Спорт юнәлешендәге күп кенә югары уку йортларының техник нигезләре искергән. Шулай ук бүгенге көндә спортның кайбер төрләренә игътибар җитмәүне искә алырга кирәк. Әйтик, чаңгы спорт төре, шахмат уеннары киң үсеш алмаган”, ди Миңтимер Шәймиев.
Татарстан президенты сүзләренчә, Олимпия уеннарында катнашачак җыелма командаларга спортчыларның сайлап алу тәртибен төбәкләргә бәйнә-бәйнә аңлатырга кирәк. Төбәкләрдә дә спорт белән шөгыльләнер өчен халыкара стандартларга туры килә торган үзәкләр булдырырга кирәк. Шәймиев сүзләренчә, инде күптәннән спортчыларның дәвалану федераль үзәге төзү турында сүз бара. Аны озакка сузмыйча булдырырга кирәк, ди ул.
Президентны борчыган икенче мәсьәлә – спортның тиешле дәрәҗәдә массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылмавы.
“Кызганычка каршы, бүгенге көндә спортка багышланган аерым мәгълүмат чаралары тиешле дәрәҗәдә эшләми. Шул ук хоккейны гына алыйк, без бүген күбрәк чит ил хоккеен карый алабыз, ә үзебезнеке юк. Футбол белән проблема юк”, ди Шәймиев.
Русия һәм Татарстан президентын борчыган тагын бер мәсьәлә, мәктәпләрдә физик тәрбия дәресләренең тиешенчә үтмәве, бу хакта Миңтимер Шәймиев болай диде.
“Без мәктәпләрдә физик тәрбия ничек үткәнен тикшерергә булдык. Балалар спорт турында фильмнар карап утыра. Рәхәт, кием алып киләсе юк, чабасы, йөгерәсе юк, тик утыралар. Шул ук көнне барысын да урамга куып чыгардык. Мәктәпне генә булса да чабып әйлән, файдасы булмый калмый. Аннан соң, хәрби хезмәткә чакырылганда, балаларны авыру дибез, моның сәбәбен ашамауда күрәбез. Бу дөрес түгел”, ди Миңтимер Шәймимев.
Шулай ук Татарстан президенты фикеренчә, яшьүсмерләр өчен спорт мәктәпләренә гомум белем бирү уку йорты дәрәҗәсе бирергә тиеш. Чөнки спорчыларның күбесе шундый мәктәпләрдән чыга.
Универсиада темасына килгәндә, президент Миңтимер Шәймиев, бу җыелышта Дмитрий Медведевтан, Казан мэры Илсур Метшинны Сочида узачак Олимпия уеннары уңаеннан булдырылган физик тәрбия һәм спорт үсеше президент шурасы әгъзасы итүне сорады. Моңа өстәп Шәймиев: “Хәзерге вакытта казанда Универсиада корылмалары өчен җирләр аерып бирелде, төзелеш башланды. 2014 елда Сочида Олимпия уеннары үткәнче, 2013 елда без Казанда югары дәрәҗәдә Универсиаданы үткәреп күрсәтәчәкбез”, диде.Русия президенты үз чиратында, Шәймиевнең соравына уңай җавап биргән.
Илсур Метшин исә бу җыелышта, шушы көннәрдә Казанда Универсиада уңаеннан FISU җитәкчелеге белән килешү төзелүе турында әйткән.