Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш мөфтине котлау дәвам итә


Үзәк диния нәзарәте башы мөфти Тәлгать Таҗетдинне 60 яше белән котлаулар дәвам итә.

Ул Башкортстан президентының “Халыклар дуслыгы ордены” тапшыруын, Русия православ чиркәве башы Алексей 2нең православ ордены белән бүләкләнде. 15 октябрь Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев аңа парламентның иң югыры бүләге — мактау ярлыгы тапшырды. Ул бу бүләккә кеше хокукларына һәм ирекләренә хезмәт итүе һәм республикада тотрыклылыкны ныгыту өчен лаек дип табылган.

Тәлгать Таҗетдин 13 октябрь республиканың премьер-министры Раил Сарбаев белән очрашуда чит илләрдән экстремистлар агымы көчәюен белдергән иде. Ул чит илләрдә укып кайткан имамнарны халыкны башка юнәлешкә алып китүен ассызыклады. Ул бу турыда республика хөкүмәтендә Башкортстандагы дин җитәкчеләре белән очрашуда белдерде. Интернетның “Ревинформ” сәхифәсе мөфтине бу сүзләре өчен иминлек хезмәтенә эшләүче дип атады. Иминлек хезмәте әлегә Таҗетдинне 60 яше белән котлап үз бүләген һаман да булса тапшырмаган.

XS
SM
MD
LG