АКШ президентлыгына ике намзәт арасында 15 октябрь кичендә булган соңгы дебатлар аеруча киеренке үтте, ди белгечләр. Барак Обама һәм Джон Маккейн икътисад һәм эчке сәясәт мәсьәләләрен тикшерде. Намзәтләр хәзерге президент идарәсе тәкъдим иткән банкларларны коткару планына бәя бирде. Обама да, Маккейн да бу чараны яклап чыкты.
Обама, урта сыйныйфка ярдәм итәргә кирәк, диде. Маккейн, торак базарында кыенлыклар дәвам иткәндә, финанс базарларындагы хәлләрне яхшыртып булмас, дип белдерде. Соңыннан намзәтләр реклама кампаниясе, төп сәяси мәсьәләләргә карашлары өчен бер-берсен гаепли башлады, дип хәбәр ителә.
Дебатлардан соң үткәрелгән сораштырулар, бу бәхәсне караган американнарның 58% Обамага, 47% - Маккейнга яклау белдергәнен күрсәтте.
Үткән бәхәстә тә Обамага күбрәк кеше теләктәшлек белдергән булган, дип яза АКШ мәгълүмат чаралары. Бу дебатлар сайлаулар алдыннан үткәрелгән шундый очрашуларның соңгысы булды. Сайлауларга 3 атна калды.