Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Таҗетдинга орден бирде


Русия президенты Дмитрий Медведев Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдинга Мактау орденын бирде.
Русия президентының рәсми интернет сәхифәсендә язылганча, мөфтий Тәлгать Таҗетдин “ рухи мәдәниятне үстерүгә һәм халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлеше өчен” бүләкләнә.
Таҗетдин бу көннәрдә 60 яшь тулуны билгеләп үтә. Элегрәк аңа Рус православ чиркәве дә үз бүләген биргән иде. Чиркәү башлыгы Алексий II Таҗетдинга Православ чиркәү белән хезмәттәшлекне һәм дуслыкны үстергәне өчен Даниил Московский орденын тапшырды.
XS
SM
MD
LG