Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауда көтелгәнчә Алиев җиңде


Azerbaijan -- President Ilham Aliyev casts his ballot in a polling station in Baku, 15Oct2008
Azerbaijan -- President Ilham Aliyev casts his ballot in a polling station in Baku, 15Oct2008

Алдан фаразланганча, Азәрбайҗан президент сайлавында Илһам Алиев җиңеп чыкты. Сайлау комиccиясе, Алиев тавышларның 89 % җыйды - хәрәмләшүләр юк, дип белдерде.

Оппозиция һәм халыкара күзәтүчеләр исә хакимиятне, сайлау алды чараларында тигез шартлар тудырмауда тәнкыйтьләде.

Үзәк сайлау коммиссиясы башлыгы Мазаһир Панахов бүген иртә белән сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.

"Илһам Хәйдарович Алиев, 89.04 %, Икбал Фирузович Агазадә 2.78...."

Панахов, оппозициянең бойкот күрсәтүенә карамастан, бу сайлауда катнашучылар санының 75 %ка җитүен әйтте.
2003 елгы сайлауда халыкның 71 % катнашкан булган.

Сайлауларның гадел узуын күзәтү өчен Европарада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы 400 дән артык күзәтүчесен Азәрбайҗанга җибәрде. Алар сайлау барышын күзәтеп барды. Оешма, күзәтүчеләр җиткергән хәбәрләргә таянып, хакимиятнең сайлау алды чараларында оппозициягә тигез шартлар тудырмауда тәнкыйтьләде. Оешма шулай ук, оппозициянең халык алдына чыгуының тыюлуына һәм университет укучылары белән эшчеләрне Алиев яклы чараларга катнашырга мәҗбүр ителүенә борчылу белдерде.


Европарада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Азәрбайҗан сайлауларының гадел шартларда узу-узмавын раслаган рәсми белдерү игълан итәчәк. Азәрбайҗан сайлау коммиссия башлыгы исә хәрәмләшүләр турындагы гаепләүләрне инкарь итә.
Оппозициядәге партия башлыгы Али Кәримле сайлау турында: "Сайлау көнендә хәрәмләшүләр булды, хәтта без бу хәтле булыр дип уйламаган идек. Бу Азәрбайҗадагы тоталитар режимның бер йогынтысы. Беркемнең фикеренә һәм халыкара реакцияләргә карамастан, ачыктан-ачык хәрәмләшү булды. Һәм алар моны яшереп тә тормады, бик начар!", дип әйтте ул.

“Азатлык" радиосының азәри бүлеге башлыгы Кәнан Алиев, студент һәм дәүләт эшендә эшләгән эшчеләрнең сайлауга мәҗбүри итеп алып барылуы турында җитди дәлилләр күрсәтелә ди:

"Безгә студент һән эшчеләрнең автобус белән сайлау алды чараларына алып китерелүе турында белдерүләр килә башлады. Чараларда катнашкан эшчеләр: "Безгә сайлауга катнашырга һә анда тавыш бирергә куштылар", дип белдергән. Без бу хәбәрләрне барлап чыктык һәм бу мәгълүматкә ышанабыз. Ләкин бу вакыйгадан кала, асыл мәсьәлә сайлауларның гадел үтүе мәсьәләсе. Әлеге сорауга халыкара һәм җирле күзәтүчеләр җавап бирәчәк”, диде ул.

Халыкның сайлауга битараф булуы турындагы хәбәрләрдән соң, сайлауда халыкның 75 % катнашуы көтелмәгән үзгәреш иде. Сайлау коммиссиясендәге бер хезмәткәр моның серен “Азатлык” радиосына болай дип ачып бирде:

“Мин кылган эшемә бик җитди карыйм, һәм үземә бу хакта ышанычым зур. Комиссия башлыгы белән без бергә өйләргә кереп кешеләрне сайлауда катнашырга өндәдек, андагы барлык кеше мине таный һәм мин аларга сайлауда катнашырга чакырдым", диде Азәрбайҗанның Бинагади төбәгендә сайлау комиссиясы вәкиле Айда Агасәфәркызы.

Ләкин сайлау турында оппозициянең бойкот белдерүенә һәм халыкара күзәтүчеләрнең ризасызлыгына карамастан, Алиевның кабат сайлануы билгеле булгач та, Бакы урамнарын бәйрәм һавасы каплады.


Азәрбайҗан һәм Алиев байракларын кулга алган халык, машиналарына утырып урамнарда Алиевнең җинүен бәйрәм итте. Урамнарда концерт програмнары яңгырады.

Бакыдагы “Азатлык” хәбәрчесе исә, сайлау нәтиҗәләре әле рәсми игълан ителмәүгә карамастан, урамда котлау чараларын оештыруда, президентның янә Азәрбайҗан партиясе иганәчелек итте" дип белдерде.
XS
SM
MD
LG