Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия биржаларында бәяләр төшү дәвам итте


Русия финанс министры Кудрин, Думада чыгыш ясаганда, алга таба да финанс базарларында бәяләр төшә барырга мөмкин дип белдерде.

Русия биржаларында бәяләр, иртән күтәрелеп алганнан соң, көне буе төште. ММВБ һәм РТС индекслары уртача 4-4,5 % төште. Кичә ММВБдагы бәяләр 9% төште, шуңа күрә сәүдә вакытлыча туктатылган иде.
Азия һәм Европа финанс базарларында бәяләр күтәрелеп барды. Япониянең Никкей индексы 1,5% күтәрелде. Европада биржалар уртача 4% үсте.
Нефть бәяләре бүген күтәрелә башлады. Иртән бер мичкә 67 долларга гына сатылса, 69-70 кадәр күтәрелгән. Нефтьне экспортлаучы илләр, квотаны үзгәртү мөмкинлеге турында сөйләшер өчен 24 октяберьдә гадәттән тыш очрашуга җыелырга планлаштыра.
XS
SM
MD
LG