Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада исламга кагылышлы җыен үтте


Башкортстан ислам дине руханиларын җыйды.

Уфада җомга көнне өч көн дәвам иткән “Идел-Урал төбәгендә ислам цивилизациясе” дип исемләнгән III халыкара симпозиум үз эшен тәмамлады.

Бу җыенда Русия, Кытай, Һиндстан, Төркия, Мисыр илләреннән дә күренекле дин әһелләре катнашты. Халыкара симпозиумны ачу тантанасында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та катнашты һәм тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады. Аннан соң президент Ислам конференциясе оешмасының Төркиядәге бүлеге җитәкчесе Халит Әнәр әфәндене кабул итте. Төркиядән бу киңәшмәгә танылган татар галиме, профессор Надир Дәүләт тә килде һәм җыендагы пленар утырышта да, аерым секция утырышында да чыгышлар ясады. Аның сүзләренчә, Башкортстанда да, Татарстанда да ислам дине соңгы елларда шактый зур мөмкинлекләр алды. Ләкин шул ук вакытта ислам дине әһелләре дәүләтнең канаты астына да керде. Ә бу исә ислам диненең дәүләттән генә түгел, ә иминлек оешмаларының да каты күзәтүе астына керүен аңлата.

“Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Надир Дәүләт моны бәлки вакытлы күренештер дип тә бәяләде. Дини җыенда ислам диненең бүгенге заманда тоткан роле, аның Идел –Урал төбәгендәге яңарышы мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук җәмгыятьтә аның кешеләрне рухи сафландыру юнәлешендәге игелекле гамәлләре турында фикер алышу, киләчәккә төрле илләр мөселманнарының бергәләп эшләү мөмкинлекләре тикшерелде.

Шушындый симпозиумнар моңа кадәр 2000 һәм 2005 елларда Казанда оештырылган иде.
XS
SM
MD
LG