Accessibility links

Башкорт корылтаена әзерлек


Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтаеның киңәйтелгән утырышы булды.

Ике көн дәвам иткән шушы җыенда республика районнарыннан да вәкилләр катнашты. Киңәшмәдә өченче Бөтендөнья Башкорт корылтаеның өченче зур җыенына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Бу җыен киләсе елның җәендә Уфада үтәчәк.

Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев очрашуны ачып, корылтайның гомуми эшчәнлегенә һәм соңгы бер елдагы хәстәрлекләргә күзәтү ясады. Аның сүзләренчә, Башкорт корылтае соңгы вакытта Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклау тәңгәлендә зур эшләр башлады.

Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Кадыйм Аралбаев әйтүенчә, Бөтендөнья Башкорт корылтаеның Мәгариф бүлеге аеруча зур эш башкара соңгы вакытта. Чит төбәкләрдә яшәүче башкортларның үз ана телләрендә белем алуларына мөмкинлекләрне булдыру һәм башка төрле чаралар оештыру хакында байтак мәгълүматлар бирде ул.

“Без чит төбәкләрдәге милләттәшләрне үз ана телебездә укыту буенча чараларны электән дә күрә килгән идек, - ди Кадыйм Аралбаев. - Ә былтыр бу максатта тәгаен бер план кабул иттек. Анда чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен башкорт мәктәпләре һәм башкорт сыйныфлары ачу бурычлары билгеләнә. Шул ук вакытта читтә гомер кичерүче милләттәшләрнең балаларын Башкортстандагы югары һәм махсус урта белем бирү йортларына чакыру мөмкинлеген дә булдырабыз. Уфадагы югары уку йортларына кертү өчен квоталар аерабыз. Гомумән, әле Уфада үтүче җыенда күп проблемалар тикшерелә”.

Бөтендөнья башкорт корылтае киңәшмәсендә катнашучылар башкорт халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклаудан тыш башка мөһим мәсьәләләр торуын да әйтте. Мисал өчен, җиргә хуҗа булу хокугы турында да фикерләре белән уртаклашты алар. Башкортстанда читтән килүчеләргә җир биләмәләре уңга-сулга таратылырга тиеш түгел, дигән фикерне ассызыклады алар. Җиргә шушында яшәгән төп халык хуҗа булырга тиеш, дип кистереп әйтә Бөтендөнья Башкорт корылтае җитәкчеләре һәм моны республика җитәкчелеге аңына да сеңдерү бурычын үз алдына куя.

XS
SM
MD
LG