Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татфондбанк" проблемаларын 7-10 көндә хәл итәргә ышандыра


Татарстандагы “Татфондбанк” вәкилләре кулланучыларга акча бирү белән булган кыенлыкларны атна-ун көндә хәл итәрәрбез, дип ышандыра. Банк башлыгы урынбасары бүген журналистлар алдына чыгып, финанс оешманың төп вазыйфаларын үтәргә мөмкинлекләре булуын белдерде.
Соңгы көннәрдә бу банкның кулланучылары банкоматлардан акчаларын ала алмады. Банк вәкилләре моны техник сәбәпләр белән аңлата. Банк турында чыккан мәкаләдән соң курккан бик күп кеше бер юлы акчаларын алырга теләде, банкоматларга акчаларны тутырып өлгермиләр, дип әйткән “Татфонбанк” башлыгы урынбасары.

Шул ук вакытта, ул банкның шул хәтле кешегә хезмәт күрсәтергә әзер булмавын таныды, бу мәсьәләне атна-ун көндә хәл итәргә вәгъдә итте. Банк вәкиле, акча кертемнәрен алуга кайбер чикләүләр кертергә туры килү мөмкинлеге хакында да белдерде.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG