Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Грузиягә төрек-месхетләр өчен басым ясарга тели


Русия Думасы бүген төрек-месхетләрнең кайту кыенлыкларына карата белдерү кабул итте. Анда "1999 елда Грузия, ике ел эчендә төрек-месхетләрнең кайтуын һәм тормышка кушылуын җайлаучы канунны кабул итәргә вәгъдә иткән иде" дип әйтелә. Бу канун 8 елдан соң гына кабул ителгән. Белгечләр, бу канунда "үтәп булмаслык таләпләр куела, шуңа төрек-месхетләрнең кайтуы турындагы канун эшләми", - ди. Сүз 90 мең төрек-месхетләрең кайтуы хакында бара.

Дума депутатлары, төрек-месхетләрнең авыр халенә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итә, Европа һәм башка илләрне Грузиягә бу мәсьәләдә басым ясарга чакыра.
Төрек-месхетләр, Грузиянең Месхет төбәгеннән чыккан халык булып санала, мөселман-сөнниләр. 44 елда Сталин карары белән яшәгән җирләреннән Урта Азиягә куылган булган. Хәзер алар Русия, Украина, Төркиядә дә яши.

2004-2005 елларда Русиянең Краснодар өлкәсендә яшәүче төрек-месхетләрнең берничә меңе хакимиятләрнең кыерсытуына зарланып сәяси качаклар сыйфатында АКШка күчеп киткән иде.
XS
SM
MD
LG