Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 5 НАТО хәрбие яраланды


Рәсмиләр әйтүенчә, Әфганстанның Һерат шәһәрендә интихарчы бомба шартлатып халыкара көчләрнең 5 хәрбиен яралаган.

НАТОның Халыкара иминлек ярдаме көчләренә караучы Италия хәрбиләре урнашкан ныгытма янында бомбалы машина шартлаган.

5 хәрби яралану белән бергә 1 хәрби машинага зыян килгән.

Илнең көнбатышындагы виләятләр, шул исәптән Һерат моңарчы чагыштырмача тынычрак җирләр санала иде.
XS
SM
MD
LG