Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия Грузияне ут ачуда гаепли


Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия рәсмиләре Тифлисне август аенда Русия белән төзелгән атышларны туктату килешүен бозуда гаепли.

Көньяк Осетия эчке эшләр министры Михаил Миндсаев Көньяк Осетия сакчыларына бер гөрҗи авылыннан автомат коралдан аттылар диде.

Яраланучылар булмаган.

Грузия эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Шота Утиашвили Грузиянең Никози авылы янында атыш булганын раслады һәм анда чик буендагы исерек урыс солдатлары һавага атты диде.
XS
SM
MD
LG