Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиягә АКШ хәрби корабы килде


Грузиянең Поти портына 3 көнгә АКШ хәрби корабы килде.

АКШның Тифлистәге илчелеге сүзчесе әйтүенчә, хәрби кораб һуманитар йөк алып килмәгән.

Сүзче бу чираттагы гади сәфәр һәм ул төбәктәге Грузия-Русия сугышыннан соңгы киеренкелеккә бәйле түгел диде.

Сугыштан соң АКШның Грузиягә хәрби кораблар белән һуманитар йөк китерүен Русия каты тәнкыйтләгән иде.
XS
SM
MD
LG