Accessibility links

Чехия Русиягә АКШ радарын күрсәтергә әзер


Чехия премьер-министры Мирек Тополанек Прага АКШның Чехиядә урнаштырылачак ракета һөҗүменә каршы корылмаларына Русия хәрби күзәтүчеләрен кертергә әзер дип белдерде.

Би-Би-Си белдерүенчә, Тополанек, әгәр Русия күзәтүчеләре анда даими тормаса, Чехия хакимиятләре компромисска әзер дип әйткән.

Шул ук вакытта Тополанек Чехиядә Американ радарын урнаштыру инде тәгаенләнгән ди.

Мәскәү АКШның Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыруы Русиянең дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килә дип исәпли.
XS
SM
MD
LG