Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Пакстанда тагын 2 атом электр станциясе төзи


Пакстан тышкы эшләр министры Шаһ Мәхмүт Куреши әйтүенчә, Кытай Пакстанга тагын 2 атом электр станциясе төзелешендә ярдам итәргә килешкән.

Аның әйтүенчә, Пакстан президенты Асиф Али Зәрдариның бу атнадагы Пекиң сәфәре барышында имзаланган 12 килешү арасында ул килешү дә бар.

Кытай Пакстанга инде 1 атом электр станциясе төзәргә ярдам итте.

Хәзер баручы икенче төзелеш 2011 елда тәмамланыр дип көтелә.

Куреши шулай ук Кытай ширкәтләре киләсе елның июнь аена кадәр Пакстанга 1 миллиард доллар инвестиция кертергә сүз бирде диде.
XS
SM
MD
LG