Accessibility links

Кризис Татарстан банкларына да килде


Күпләп акча чыгару сәбәпле, республиканың “Татфондбанк” банкы авыр хәлдә калды.

Узган яллар Татарстан банклары өчен бер сынау булды. Финанс кризис дип, шашкан халык көннәр буе үз акчаларын алырга дип чират торды. Нәтиҗәдә бер “Татфондбанк”тан гына 400 миллион сум акча чыгарылган. Шунда ук массакүләм мәгълүмат чараларында бу банк банкротлыкка чыккан икән дигән язмалар күренә башлады. Банк җитәкчелеге исә бу хәлне бик гади аңлатты. Янәсе, ул көнне банк хезмәткәрләренең хезмәт хакы килә торган көн икән, шуңа күрә алар күпләп үз акчаларын алырга дип чират торган, ә халык моны кризис галәмәте дип аңлаган.

Мондый борчылулардан соң, Татарстанның милли банкы җитәкчесе Евгений Богачев, матбугат очрашуы ясарга мәҗбүр булды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә банклар банкротлыкка чыга дип борчыласы юк. “Казна акча белән тулып торганда нинди кризис турында сүз бара алсын”, ди ул. Бүгенге көндә республика банкларыннан якынча 300 миллион сум акча чыгарылган. 108 миллиард сум кертем булган очракта, мондый чыгымнар бик аз, ди Евгений Богачев. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген кертемнәрнең 40% дәүләт, 60% коммерцияле банкларда ясалган.

Аның каравы, Татарстанда банкларының хәле яхшы диелсә дә, бүгенге көндә алар Русия үзәк банкыннан ярдәм сораганнар. “Татфондбанк” җитәкчелеге белдергәнчә, бүгенге көндә Русия Үзәк банкыннан аларга 8 миллиард сум акча күчерелгән. Бу акчалар залоксыз кредитка бирелгән. Тагын 2 миллиардын “Татфондбанк” Татарстан хокүмәтеннән алырга уйлый. Шул рәвешле, банкның халыкка акча кайтара алмау проблемасы хәл ителде, ди банк хезмәткәрләре.

Әмма рәсми булмаган мәгълүмат чараларында икътисад белгечләре, хәзерге вакытта Татарстанда “Ак барс”, “Зенит”, “Казанский” кебек зур банкларга гына ышанып була, ди. Әмма кайбер җирле банклар бүгенге көндә ялкаулана һәм үз эшен тиешле дәрәҗәдә башкармый. Алар исемен әйтмичә генә бер банкны мисал итеп китерә. Әлеге банк 2008 елның 6 декабренә кадәр Европа банкына 30 миллион доллар бурычын кайтарырга тиеш. Моннан тыш банкка акча кертүчеләр, әлеге банк капиталының әзәюве, һәм Русия Үзәк банкының аңа кредит бирмиячәге турында белсә, әлбәттә үз кертемнәрен кире ала, ди белгечләр.

Финанс кризис билгеле, социаль тормышны да читләп узмады. Инде бүген Казанда торак сатып алынмау сәбәпле күп кенә төзелешләр туктатылды, биредә хезмәт күрсәткән меңләгән кеше эшсез калды. Шул сәбәпле, кайбер зур гына ширкәтләрдә дә хәзер, кризисны җайлырак кичерер өчен, эш атнасын 4 көнлек итмәкче булалар. Татарстанның автогиганты “КамАЗ” ширкәте инде мондый тәртипкә күчте. “КамАЗ” башлыгы Сергей Когонин сүзләренчә, шул рәвешле алар чыгымнарны әзәйтергә уйлый. Моннан тыш кризис сәбәпле, ширкәт айга чыгарыла торган машиналар санын 1 меңгә киметергә кирәк дигән карарга килгән. Шулай ук Когогин сүзләренчә, якын арада “КамАЗ”да хезмәткәрләрне күпләп кыскарту булмаса да, кайбер кадр үзгәрешләре булачак.

Матбугатта “Казаноргсинтез” ширкәтенең дә 4 көнле эш атнасына күчүе турында сүзләр йөрсә дә, аның җитәкчелеге белдергәнчә, якын арада эш тәртибендә үзгәрешләр көтелми.

Республика башлыгы Миңтимер Шәймиев исә акчасын кайда сакларга белмәгән халыкны тынычландыру йөзеннән, кешеләргә акчаларын банкларда саклаудан куркмаска өнди. Бу фикерне ул, дүшәмбе республиканың зур ширкәт башлыклары җыелышында әйтте. Биредә сүз, әлеге дә баягы шул Татарстан икътисадының Русиянекеннән берникадәр аерылып торганлыгы турында барган. Республикадагы проектларга чит ил инвестицияләре аз кертелү сәбәпле, җитәкчелек, бу кризисны Татарстан артык югалтуларсыз кичерәчәк дип ышандыра. Моннан тыш, Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, республиканың 3 еллык бюджетына да үзгәрешләр кертелмиячәк, төзелергә тиешле торак күләме дә киметелмиячәк.

Халык инде исә мондый ышандырулар белән генә тынычлана торган түгел. Банклардан акчаларны чыгару әле дә дәвам итә. Әмма ул акчаларны алып та кая куясың? Тагын бер бәла. Фатир бәяләре төшәчәк дип көтелсә дә, әле тиз генә булырга ошамаган, көтергә сабырлык җитми. Шуңа күрә халык хәзер акча янмасын да, вак-төяк, кирәк-ярак, һичьюгында машина ала. Бигрек тә товар яхшы китсен дип, машина сатучы ширкәтләр, әле бәяләрне дә шактыйга төшерделәр. Шулай итеп, халык борчыла. Дөнья тирәли йөргән финанс кризисы Татарстан банкларының ишеген дә какты.

XS
SM
MD
LG