Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостай Кәримне зурлау


Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 89 ел тулу уңаеннан чаралар бара.

20 октябрь студентларга Мостай Кәрим стипендияләре һәм премияләрен тапшырдылар. Соңгы көннәрдә республика театрларында Мостай Кәрим әсәрләренә куелган спектакльләр бара.

Мостай Кәрим өч ел элек, 86 яшендә мәрхүм булган иде. Соңгы елларда аның исемен мәңгеләштерүдә зур эшләр башкарылды. Башкаланың Социалистик урамы шагыйрь исеме белән атала башланды. Милли яшьләр театрына һәм 158нче санлы башкорт гимназиясенә Мостай Кәрим исеме бирелде.

XS
SM
MD
LG