Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азиядә ныклы иктисадый үсеш көтелә


Халыкара валюта фонды Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләрендә быел һәм 2009 елда ныклы икътисадый үсеш булырга охшап тора дип белдерде.

Халыкара валюта фонды белдерүенчә, бу илләр дөнья финанс кризисына бирешмәүләрен күрсәтә.

Хисапта куллану таварларының кыйбат һәм җирле ихтыяҗның зур булуы нәтиҗәсендә быел төбәктәге илләрнең икътисады 6.5 процентка, киләсе елда 6 процентка үсәргә мөмкин.

Бу дөньякүләм үсештән шактый зур.

Шул ук вакытта аларга инфляциянең артуы зыян китерергә мөмкин. Быел инфляция 15 процентка җитәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG