Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ үзәк банкы рәисе яңа финанс этәргечләрен хуплый


АКШ үзәк банкы рәисе Бен Бернанке илнең икътисадый көчсезлеге беркадәр дәвам итәргә мөмкин, хөкүмәтнең яңа финанс этәргечләре яхшы булыр иде диде.

Бернанке Вәкилләр пулатының Бюджет комитетындагы чыгышында беренче мәртәбә демократлар тәкъдим итеп килгән бу этәргечләрне хуплады.

Президент Буш идарәсе әлегә бу тәкъдимне хупламый.

Бернанке Конгресска бу этәргечләр пакетын вакытына туры китереп, максатны дөрес куеп, хөкүмәтнең бюджет дефицитына озын мөддәтле тәэсире булмаслык итеп әзерләргә кирәк диде.

Бу елда АКШның бюджет дефициты моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте.
XS
SM
MD
LG