Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама көрәшен туктатып тора, авыру әбисе янына бара


АКШ президент сайлау көрәшендә катнашучы демократлар фиркасе намзәт Барак Обаманың бу атнада сайлау алды көрәшен туктатып торып Һавайдагы авыру әбисе янына баруын белдерде.

Фирка сүзчесе әйтүенчә, Обаманың әнисенә улын үстерергә ярдам иткән 85 яшьлек әби бик авыр хәлдә. Әмма сүзче бу гаиләнең эчке эшләре дип тәфсиллерәк мәгълумат бирүдән баш тартты.

Аның әйтүенчә, Обама атнакич һәм җомга әбисе янында булганнан соң шимбә көнне сайлау алды чараларына кайтачак.
XS
SM
MD
LG