Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак хөкүмәте АКШ белән иминлек килешүен тикшерә


Гыйрак хөкүмәте АКШ хәрбиләренә Гыйракта 2008 елдан соң да калу вәкаләте бирүче иминлек килешүе турында сөйләшү өчен очрашты.

Вашингтон белән төзелүче бу килешү АКШ көчләренә Гыракта тору вәкиләте бирүче БМО Иминлек шурасы резолюциясенең мөддәте бу ел ахырында чыкканнан соң аны алмаштырачак.

Килешү Багъдадка хәрби ныгымаларыннан читтә һәм вазыйфаларын башкармаганда җинаять кылган АКШ хәрбиләрен һәм цивильләрен хөкем итү вәкаләте дә бирә дип хәбәр ителә.

Килешү турында тәфсиллерәк мәгълумат җәмәгатьчелеккә ачык түгел.

Соңгы көннәрдә Гыйрак җитәкчелеге аны бик җентекләп тикшерә.

Килешү хөкүмәттә хупланганнан соң раслау өчен парламентка тапшырылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG